Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Сабантуй» милли бәйрәме узды

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр, ел саен милли бәйрәмебез - Сабантуен күңелле итеп билгеләп үтәләр.

Бүген, интернат территориясе иртәдән, төрле төстәге шарлар белән балкып торды, күңелле музыка яңгырады, биредә яшәүчеләрнең кәефен күтәреп, аларны бәйрәмгә дәртләндерде.

Культуранизаторны тантаналы сәламләгәннән соң, бәйрәм кунаклары рәхәтләнеп күңел ачу һәм шатлык атмосферасына чумдылар. Төрле конкурслар, җыр-биюләр, бәйрәмдә озак тынмады. Интернатта яшәүчеләр, яше булуга карамастан, ә күпләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, спорт бәйгеләрендә, милли уеннарда бик теләп катнаштылар һәм бүләкләр алдылар. Интернат баянчылары Равил Гайнетдинов һәм Дамир Вәлиев, « Учаклар яна» җырын башкарып, барысын да үз җырлары белән сөендерделәр.

Бәйрәм котлауларсыз, бүләкләрсез нинди Сабантуй соң? Бу көнне интернатның иң актив кешеләрен, бакчачыларны, чәчәк үстерүчеләрне бүләкләделәр.

Бәйрәм күңелле һәм кояшлы узды. Социаль хезмәт алучылар бик күп уңай эмоцияләр һәм күтәренке кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International