«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Эссе һава торышында сәламәтлекне саклап калу юллары» дигән темага әңгәмә

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә табиб-терапевт Галина Дильмухаметова «Эссе һава торышында  сәламәтлекне  саклап калу юллары» дигән темага әңгәмә үткәрде.

Чараның максаты: кояш, җылы сугуны, һава температурасы төшкән чорларда хроник авыруларның кискенләшүен профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Эссе һава торышы кеше сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый, ә бигрәк тә, сәламәтлегендә проблемалары булган кешеләр өчен  ул куркыныч. Югары риск төркемендә кечкенә балалар, өлкән яшьтәге гражданнар һәм хроник авырулары булган кешеләр тора. Эссе һава торышы вакытында кешенең үзен дөрес тоту, сәламәтлегенә сакчыл караш һәм медицина киңәшләрен үтәү ярдәм итә ала.

Әңгәмә барышында табиб,  кояшлы эссе көннәр, җылы сугулар белән куркыныч һәм төрле хроник авыруларның кискенләшүенә китерергә мөмкинлеге турында сөйләде. Ул, эсседә сулыш, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булган кешеләр күберәк тә зыян күрә, аларда гипертония кризислары, инфаркт һәм инсультлар барлыкка килү куркынычы арта, дип билгеләп үтте. Социаль хезмәт алучылар табибтан эсседә һәм һава температурасы алышынуы вакытында өзлегүләрдән  ничек сакланырга кирәклеген белделәр.

Галина Ивановна кешенең хәлен кискен начарайта торган симптомнарны да санап үтте, шул вакытта ашыгыч рәвештә табиб чакыртырга өндәде һәм зыян күргән кешегә беренче ярдәм күрсәтү алымнарын искә төшерде.

Чарада ун кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International