2020 елның 10 июлендә Баулы муниципаль районы «Милосердие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Батршина Дэрия һәм социаль педагог Газыйева Гүзәл, Исергәп авыл җирлегенең сәнгать җитәкчесе Садрыева Зөлфия һәм авыл җирлеге сәркәтибе Муллагалиева Сөмбел белән берлектә 2 нче социаль участокта балигъ булмаган балалар белән ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган, «Яшьләр, активлар, спорт сөючэннэр» дип исемлэнгэн чара уздырдылар.
Әлеге чараның максаты: балаларның сәламәтлеген ныгыту, спорт белән шөгыльләнү, физик сыйфатлар: көч, җитезлек, чыдамлык, тизлек формалаштыру булды.
Балалар белән хәрәкәтле уеннар үткәрелде: «кайнар бәрәңге», «балык тот», «җирдән аяклар югары» һ.б. Балалар актив катнаштылар, чара ахырында татлы бүләкләр тапшырылды.