2020 нче елның 08 нче июле көнне Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова 12 нче санлы социаль участокта 10 бала белән бергә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Ромашка бүләк ит» акциясе үткәрде. Акциянең максаты-бәйрәм атмосферасы тудыру, үз гаиләсенә, йортыңа мәхәббәт һәм тугрылык тәрбияләү; барлык гаилә әгъзаларына карата игелекле, игътибарлы һәм ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Балалар, үз куллары белән бәйрәм символы – ромашка ясап, Кама Аланы бистәсе урамнарында аларны үтеп баручыларга тараттылар. Акция барышында алар халыкны бәйрәм белән котладылар, барлык гаиләләргә мәхәббәт һәм иминлек теләделәр. Кайбер узып баручылар мондый бәйрәм барлыгын белми дә икән әле. Акция барышында балалар гаилә бәхете, мәхәббәт һәм тугрылык турында сөйләделәр. Юкка гына бәйрәм «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» дип аталмый бит. Кешеләр балаларга үзләренең елмаюларын һәм яхшы сүзләрен бүләк иттеләр.