“Ромашка бүләк ит”.

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Түбән Кама муниципаль районында “Веста” үзәге социаль педагогы Марта Камалова һәм социаль эш буенча белгеч Миләүшә Авзалова “Игелек буыны” иреклеләр отрядының 2 волонтеры белән берлектә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган “Ромашка бүләк ит” акциясен үткәрделәр. Акциянең максаты - гаиләнең ничек мөһим һәм кадерле булуын искәртү, безнең шәһәрдә мораль климатны савыктыру эшенә өлеш кертү.

Илебезнең иң якты һәм җылы бәйрәмнәренең берсе - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә шәһәрнең «Веста» Үзәгенең «Игелек буыны» иреклеләр отряды волонтерлары Габдулла Тукай исемендәге паркта балалар өчен бу бәйрәмнең символы булган ромашка ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Эш барышында педагог һәм белгеч балалар белән гаилә кыйммәтләре, аларның тормышларындагы ата-аналарның роле, гаилә мөнәсәбәтләрен сакларга һәм бәяләргә кирәклеге турында сөйләштеләр. Соңыннан ромашкалар түбәнкамалыларга котлау сүзләре белән тапшырылды.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү традицион һәм гомуммилли вакыйгага әйләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International