9 июль көнне “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Җәйге чорда балалар куркынычсызлыгы” дигән презентация дәресе үтте.
Әлеге дәреснең максаты – балаларны җәйге чорда куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру иде.
Дәрес башында көндезге бүлек тәрбиячеләре балаларга “Җәй көне куркынычсызлык кагыйдәләре” дигән презентация күрсәттеләр, анда җәйге чорда балалар белән булырга мөмкин булган гадәттән тыш хәлләр җентекләп өйрәнелде.
Дәрес ахырында балалар җәйге каникулларда үзеңне ничек дөрес тотарга, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, шул рәвешле үзеңне һәм якыннарыңны сакларга дигән нәтиҗә ясадылар.
Чарада 15 кеше катнашты.