«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Максат: гаилә институтын ныгыту һәм гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, җәмгыятьнең төп кыйммәтенә буларак гаиләгә җаваплы караш тәрбияләү.

Россиядә 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бәйрәм идеясе православие календаренда башлана, аның нигезендә дин тотучылар ел саен гаилә һәм никахны яклаучы изге Петр һәм Феврония Муромскийларны хөрмәтлиләр. Рус мәдәниятендә алар элек-электән гаилә мәхәббәтен һәм тугрылыгын гәүдәләндерәләр.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Баулы интернат-йортында социаль эш буенча белгечләр Хисамеев Р.Ф. һәм Гыйләҗетдинова С. белән, 2012нче елда никахларын теркәгән гаилә парын котладылар.

Бәйрәм бик күп уңай хис-кичерешләр һәм үз якыннарына мәхәббәт һәм кайгыртучанлык бүләк итәргә теләге калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International