«Мәхәббәт белән җылытылган гаилә һәрвакыт ышанычлы һәм нык!»

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

2020 елның 8 июлендә Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Сөләйманова Айгөл һәм Газыйева Гүзәл, Татар Томбарлысы мәдәният йорты директоры Нәүрүзбаева Айгөл һәм сәнгать җитәкчесе Арысланова Динара белән берлектә, Татар Томбарлы авыл җирлегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында, «Мәхәббәт белән җылытылган гаилә һәрвакыт ышанычлы һәм нык!» дип исемлэнгэн спорт чарасы үткәрделэр.

Чара мәдәният йорты директоры Нәүрүзбаева Айгөлнең музыкаль котлавыннан башланды. Төп өлештә  «Шаг навстречу» клубы кысаларында, «Чэчкэле болан» оригами ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Балалар әти-әниләре белән «лимонадлы көчле», «шарлы кырыкаяк», «йомырка салынган кашык» кебек хәрәкәтчән уеннарда актив катнаштылар һәм асфальтта «Минем гаилэм» дип исемлэнгэн рәсем ясадылар. Чарада 5 гаилэ катнашты: күп балалы гаиләләр, инвалид балалар булган гаиләләр һәм социаль хезмәт алучылар

 «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Агроплюс» крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Ягудин Ильяс Акрам улына татлы бүләкләр бирүдә рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International