Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Соңгы герой»дигән кызыклы уен программасы узды. Аралашырга, уйнарга һәм күңелле үткәрергә мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп яшендәге балалар җыелды. Ике командага бүленеп, балалар конкурсларда, ярышларда катнаштылар. Алар өчен төп бурыч-барлык сынауларны үтү иде. Чара күңелле, тату атмосферада узды, балалар бик әйбәт уйнадылар, сорауларга җавап бирделәр, күңел ачтылар, бер-берсенә ярдәм иттеләр. Чыннан да, уендагы кебек бала беркайда да алай ачылмый. Биредә, шәхси мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүдән тыш, бала физик һәм әхлакый сыйфатларын үстерә, җиңәргә һәм оттырырга өйрәнә.
.jpg)