Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында өйдәсоциальхезмәткүрсәтүбүлегендә «Тернәкләндерү һәм карарга өйрәнү мәктәбе» технологиясе буенча 01.11.2018 елдан башлап эш алып барыла. Ин беренчеләрдән социаль хезмәткәрләр укуларны башлап җибәрделәр, уку дәверендә үзәк район хастаханәсеннән белгечләр җәлеп ителде. Һәр өч ел саен социаль хезмәткәрләр «Беренче медицина ярдәмекүрсәтүгә кадәр ярдәм күрсәтү» программасы буенча укыйлар.
Бүгенге көндә учреждениедә «Демография» мили проекты «Өлкәнбуын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Тернәкләндерү һәм карарга өйрәнү мәктәбе» кабинетын ачуга һәм җиһазландыруга әзерлек бара. Учреждениедән белгеч укытылды, ул - авыртучыларны караган гаилә әгъзалары белән эшлиячәк.
Халыкка «Тернәкләндерү һәм карарга өйрәнү мәктәбе»турында мәгълүмат бирү өчен авыл җирлекләре рәисләре белән тыгыз эш алып барыла.