2020 елның 7 июлендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балаларгың Ватан турында белемнәрен гомумиләштерү һәм системалаштыру максатыннан тәрбиячеләр “Безнең йорт - Россия” дип аталган интеллектуаль викторина уздырдылар.
Эш барышында балалар символика турында белемнәрен ныгыттылар, Конституциягә төзәтмәләр турында фикер алыштылар, Россиянең бик зур һәм күп милләтле ил булуын билгеләп үттеләр.