ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Марта Камалова «Игелек буыны» иреклеләр отряды волонтерлары белән берлектә шәһәрнең социаль участокларының берсендә «Татарстан – горур яңгырый!» дип аталган чара уздырды. Максат: туган якка, үз республикага мәхәббәт тәрбияләү, гражданлык, патриотизм, дәүләт символикасына сакчыл караш тәрбияләү.
Очрашу башында педагог балаларга зур илдә һәр кешенең үз кечкенә почмагы – шәһәр, урам, туган йорты булуы турында сөйләде. Бу аның кечкенә Ватаны. Безнең Ватан - Татарстан Республикасы - картада зур урын алып тормый, әмма табигать байлыгы һәм пейзажларның матурлыгы буенча ул күп кенә европа дәүләтләре белән узыша ала. 2020 елда Татарстан үзенең оешуына 100 ел тулуны билгеләп үтә. 1920 елда республиканың дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә һәм ТАССР төзелү турында Декрет имзалана. Дәүләтчелекнең 100 еллыгы эчендә Татарстан халкы гаять зур, авыр, батыр һәм бәхетле юл узды. Хәзерге вакытта Татарстан алга киткән сәнәгать һәм мәдәни үзәккә әверелә. Аның мәйданы 68 мең кв.км тәшкил итә, 43 административ районда 4 млн. тирәсе кеше яши. Биредә нефть, газ, торф, известняк бар. Республика аша дүрт зур елга ага: Идел, Кама, Агыйдел, Нократ.
Чара ахырында волонтерлар «Минем яраткан Татарстаным» дигән кызыклы викторина үткәрделәр. Викторинада Татарстанның истәлекле урыннары, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, шәһәрләре, милли ашлары, Татарстан символлары һәм мәдәниятнең үзенчәлекләре турында сораулар бар иде. Балалар сорауларга актив җавап бирделәр, әңгәмәдән алган белемнәрен ныгыттылар. Чара барышында дустанә һәм җылы атмосфера хөкем сөрде. Барлык балалар да уңай эмоцияләр алдылар.