3 июль 2020ел. Актаныш картлар йортында тәрбияләнүчеләр арасында социаль хезмәт күрсәтү белгече тарафыннан шашка ярышы уздырылды. Шашка, шахмат кебек өстәл уены буларак кешенең акыл сәләтен, логик фикер йөртүне арттыра. Ярышта өлкәннәребез бик теләп катнаштылар. Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.