«Өмет яры» үзәге белгечләре балаларны ТР истәлекле даталары белән таныштыралар

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында Менделеевск районында «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Татарстан Республикасының истәлекле даталары» дигән чара уздырдылар. Социаль хезмәтләр алучы балалар өчен дәрес видеоэлемтә форматында, дистанцион режимда узды.

Чара барышында балалар республика өчен әһәмиятле даталар, Татарстан башкаласында узган дөньякүләм масштабтагы әһәмиятле вакыйгалар турында белделәр. Балалар зур кызыксыну белән белгечләр әзерләгән презентацияне карадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International