2020 елның 1 июлендә 90 һәм 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче, Салавыч авылында яшәүче тыл ветераны Маһирә Шәрәфиева, Яңгул авылыннан тыл ветераны Бәгъдәгөл Әгъзәмовага район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыннары һәм авыл җирлекләре исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. Тантаналы чарада Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, һәр җирлекнең авыл башлыклары, оешма җитәкчеләре катнаштылар.