2020 елның 1-нче июль көнне тәрбияче Дәүләтҗанов А.Ю. җитәкчелегендә ДКО "Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йорты"нда "Юл билгеләре илендә" рәсемнәр конкурсы үткәрелде.
Конкурсның максаты: Балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен системалаштыру. Хәтерне, телдән сөйләмне, игътибарлылыкны үстерү. Юл әлифбасына кызыксыну арттыру. Юл алдында җаваплылык хисе тәрбияләү.
Конкурс башланыр алдыннан юл хәрәкәте билгеләре буенча күрсәтмә-таныштыру әңгәмәсе үткәрелде. Аннары балалар бик теләп юл йөрү билгеләрен буярга тотындылар. Конкурс ахырында, балалар "татлы" бүләкләр алдылар.
Конкурс "Светофор" дигән хәрәкәтле уен белән тәмамланды. Балалар үткәрелгән конкурстан бик кәнәгать калдылар.