«Файдалы ял» программасын тормышка ашыру

2020 елның 30 июне, сишәмбе

      2020 елның 30 июнендә «Файдалы ял» программасы кысаларында Түбән Ушма авылы балалары өчен файдалы уеннары үткәрелде. Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе мөдире, яшьләр бүлеге белгечләре, полиция муниципаль хезмәткәре балаларга җәйге ялны куркынычсыз оештыру турында искәрттеләр. Участок эшчәнлеге кысаларында шулай ук «Юл куркынычсызлыгы», «Сак булыгыз, янгын!», «Су янында» темаларына профилактик әңгәмә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International