30 июнь көнне “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә интеграцияләнгән “Кеше. Тән өлешләре” дигән шөгылләнү үтте.
Анда балалар белемнәрен системалаштырдылар һәм шөгылләнүнең ахырында “Минем арттан кабатла!”дигән уен уйнадылар. Алар мимикалар ярдәме белән кешенең эмоциональ торышын тапшырды.
Мондый шөгылләнү балаларга белем генә бирми, хәтта сәламәт яшәү рәвешенә пропаганда ясый.