2020 елның 30-нчы июнь көнне тәрбияче Мубаракова Э.В. җитәкчелегендә ДКО "Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йорты"нда "Табигатьне ярату - яхшылык кылу» дигән тема астында чара үткәрелде. Аның максаты тәрбияләнүчеләрнең табигать турында экологик белемнәрен тирәнәйтү.
Чара барышында балалар уйнадылар, биеделәр, табышмакларга җавап бирделәр, викторинада катнатнаштылар. Иң актив балалар «татлы» ризыклар алдылар. Чара ял белән тәмамланды, анда балалар табигатьне чүп-чардан арындырды һәм саф һавадан ләззәтләнделәр.