Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы “Сак булыгыз, террор!” темасына белешмәлекләр таратты

2020 елның 5 июне, җомга

 

          2020 нче елның 5 нче июнендә Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль  педагогы  Римма Шакирова “Сак булыгыз, террор!” темасына белешмәлекләр таратты.

        Чара имин тормыш күнекмәләрен, төп коммуникатив компетенцияләрне, үз-үзеңә һәм кешеләргә җаваплы карашны, сакчыллыкны формалаштыруга ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде.

        Чараның төп бурычлары - таныш булмаган кешеләр белән очрашканда балигъ булмаган балаларның  дөрес тәртип күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итү.

          Белешмәлекләр 12 социаль хезмәт алучыга таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International