2020 елның 17 июнендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм әти – әниләр белән берлектә “Урманны саклыйк” дип аталган иҗади коллаж үтте.
Җәй көне урманнарны аеруча сакларга кирәк, ял итүчеләр учак ягып, сүндермичә китеп янгын чыгу очраклары була. Әңгәмң вакытында урманда үз- үзеңне ничек тотарга, саклык чараларын үтәргә кирәклеге искәртелде. Иҗади коллажка һәркем үзеннән өлеш кертте. Азакта нәтиҗә ясадылар.