Өстәл арты этикеты - ДКО «Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йорты»

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

2020-нче елның 5-нче июнь көнне тәрбияче Исмәгыйлова Э.Х. Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йортында "Өстәл арты этикеты"дигән тема астында чара үткәрде. 

Бу чара шундый максат белән үткәрелде: сервировканың төрле предметларын куллану үзенчәлекләре, ризыкны кабул итү һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен мөмкин кадәр күбрәк белү. Рәсемнәр ярдәмендә төп кагыйдәләр белән таныштылар.

Соңыннан, тәрбияче яшүсмерләргә өстәл артыңда этикет кебек файдалы фәнне белсәң, теләсә кайсы компаниядә, теләсә кайсы кафе һәм ресторанда үзеңне күпкә ышанычлырак хис итәсең, дип аңлатты. Чара кечкенә генә тикшерү белән тәмамланды. Төшке аш вакытында, алган белемнәрен төгәл үтәргә тырыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International