«Россия көне»

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

      12 июньдә безнең бөек илебез Россия көнен билгеләп үтә. Бу көнне бәйрәм концертлары, массакүләм халык күңел ачулары һәм спорт чаралары үткәрелә.

      Быел бу бәйрәм төрле флешмоблар, акцияләр, эстафеталар белән билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар шулай ук әлеге зур бәйрәмгә багышланган «Русские рифмы» акциясендә, «Россия тәрәзәләре» һәм  «Россия флагы» флэшмобларында катнаштылар. Социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар һәм хезмәткәрләрнең балалары рус шагыйрьләренең Россия турында шигырьләрен укыдылар, йорт һәм фатир тәрәзәләрен бизәделәр, үз ватаннары турында күп яңалык белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International