12 июньдә илебез төп бәйрәмен - Россия көнен билгеләп үтә. Бу - азатлык, тынычлык һәм игелек бәйрәме, ул безнең күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген символлаштыра. Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә әлеге вакыйгага багышланган чара узды. Өлкән төркем балалары Ватан турында шигырьләр сөйләделәр, Россия һәм дәүләт символлары турында хикәяләрне игътибар белән тыңладылар. Россия флагларын һәм гербын кызыксынып карадылар, сораулар бирделәр, әңгәмәдә актив катнаштылар. Шулай ук балалар «пазл җый» уенын уйнадылар, дәрес ахырында барысы да «Без Россиядә яшибез»дигән видеофильм карадылар.