“Здравушка” тернәкләндерү үзәгендә флаг һәм герб көне

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Россия көне алдыннан "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә герб һәм флаг турында дәресләр узды. Балаларга әлеге дәүләт символларының әһәмияте турында сөйләделәр.

Материалны хәтердә калдыру өчен һәр тәрбияләнүчегә флагны мөстәкыйль буярга тәкъдим ителде. Барлык балалар да биремне үтәделәр. Алар төсләрне бутамадылар.

Дәрес балаларга патриотик тәрбия бирүгә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International