«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Безнең йортыбыз - Җир” дип исемләнгән викторина үткәрделәр

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

2020 елның  10 июнендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  әти – әниләр һәм балалар катнашында “Безнең йортыбыз – Җир” дип исемләнгән викторина үткәрелде.

Алдан балаларга планетабызның истәлекле һәм тарихи урыннары турында мәгълүмат бирелде, аннары балалар командаларга бүленеп ярыштылар. Шулай ук әти – әниләр дә ярышта актив катнашты.

Викторина ахырында истәлек фотосы ясалды, барлыгы 14 бала һәм әти – әни катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International