80-яшьлек белән котлау
2020 елның 11 июнендә, Яңа Чишмәдә яшәүче, социаль хезмәт алучы Латыпова Сания Исмәгыйль кызы үзенең 80-яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны шундый матур гомер бәйрәме белән Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире, социаль эшләр белгече, социаль хезмәткәр һәм медицина хезмәткәре котлап үттеләр. Алар юбилярга нык сәламәтлек, озын гомер һәм иминлек теләп калдылар.