«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Декупаж» техникасын кулланып декоратив тәлинкә ясау буенча ачык шөгыль

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Галия Петрова  социаль хезмәт алучылар өчен ачык шөгыль үткәрде.

Шөгылнең максаты: «Декупаж» техникасында декоратив тәлинкә әзерләү, аларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм ихтыяҗларын канәгатьләндерү.

Эш барышында белгеч «Декупаж» техникасында эшләнгән эшләнмәләрне күрсәтте.  Катнашучыларга бу техниканы төрле өслекләрдә куллану вариантларының формалары һәм нигез составлары тәкъдим ителде. Эшләнмә әзерләгәндә катнашучылар яңа белемнәр, күнекмәләр алдылар. Иҗади эшчәнлек барышында социаль хезмәт алучылар  тәлинкә ясадылар.

     Чара ахырында катнашучылар бу техниканы кулланып эшләгәндә, алар үз куллары белән эшләнмәләр,  якыннарына бүләкләр ясый алуларын һәм үз интерьерларын бизәкли алачакларын билгеләп үттеләр.          

     Чарада биш кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International