Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат йортында Рәсәй коненә багышланган спорт - уен программасы

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе
11 июнь көнне тәрбияче Хәбибуллина Г. интернатта тәрбияләнүче балалар белән берлектә Рәсәй көненә багышланган спорт ярышлары үткәрде. Уенда 10 бала катнашты. Уеннын максаты: тәрбияләнүчеләрдә патриотизм хисе формалаштыру. Безнең интернатта ел саен Рәсәй көненә багышланган спорт бәйрәме үткәрү матур традициягә әверелде. Иң мөһиме – күтәренке кәеф һәм бәйрәм хисен формалаштыру. Бәйрәмгә әзерлек балаларда кызыксыну уята, аның нигезендә аларның әхлакый сыйфатлары формалаша. Әлеге чарага куелган бурычлар: – Рәсәй символикасына һәм дә узеннең туган ягына патриотик хисләр тәрбияләү; – хәрәкәтләрне координацияләүне камилләштерү, балаларда җитезлек һәм өлгерлек хисен арттыру. Малайлар «Саперлар», «Кем җитезрәк», «Каршылыклар аша йөгерү» эстафеталарында бик теләп катнаштылар. Балалар җиңү яулау өчен физик яктан көчле булу гына аз икәнлеген аңладылар. Шул ук вакытта максатчанлыкка, ихтыяр көченә ия булырга, җитез һәм тапкыр булырга кирәклеген аңладылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде. Командалар татлы күчтәнәчләр белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International