8 июнь көнне ГКУ «Мәрхәмәтлек»бүлеге тәрбиячесе Шакирова Айсылу Җәмил кызы Югары Утар акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында "Туган көн" дәресе үткәрде. Дәрестә берничә бала катнашты.
Безнең дәреснең максаты:
1. Аны туган көне белән котларга;
2. Тәрбияләнүчеләрнең хәтерен, игътибарын, тәрбиясен, иҗади сәләтләрен үстерү;
3. Коллективта уңай психологик климат булдыру;
4. Коллектив иҗат эшчәнлегенең иҗади сәләтләрен, осталыкларын һәм күнекмәләрен тәрбияләү .
Динәнең туган көне билгеләп үтелде. Бәйрәмгә Динәнең яраткан дуслары чакырылган иде.
Балалар бик күп уңай эмоцияләр алып, дәрестән бик канәгать калдылар.