Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көне-ул планетада яшәүче һәр кешегә табигатьне саклауның мөһимлеген җиткерергә тиеш. 1973 елдан башлап, бүгенге көнгә кадәр бәйрәм 5 июньдә билгеләп үтелә. Бу көнне кешеләр чәчәкләр, агачлар, куаклар утырталар, чүп-чар җыештыралар, әңгәмәләр, дәресләр үткәрәләр.
Бүген Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән «матурлык өчен чәчәкләр утыртабыз»дигән темага тематик дәрес үткәрелде. Белгечләр һәр кеше өчен табигатьне саклауның мөһимлеге турында әңгәмә үткәрделәр, чәчәкләр атамаларын кабатладылар, бакча үсемлекләрен карау мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Күпьеллык практикада күренгәнчә гарденотерапия дәресләрендә өлкән кешеләр бик яратып үсемлекләр үстерү процессыннан ләззәт ала. Бу өлкәннәрне тынычландыра, психоэмоциональ торышларын яхшыртырга мөмкинлек бирә.