Бүген 8 июньдә социаль өлкә хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Социаль хезмәткәр көнен билгеләп үтәләр. Бу - кешеләр проблемалары дулкыннарын үз өстенә беренче булып кабул итүче һәм үз мөмкинлекләреннән чыгып, бу проблемаларны хәл итәргә булышучы кешеләр бәйрәме.
Бу бәйрәм көнендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе коллективы, бүгенге көндә обсервациядә торучы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Чистай картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты «Юлдаш» хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. «Балкыш» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе директоры Гайсина Э.Р. рәхмәт сүзләре белән барысына да күңел күтәренкелеге, көч-куәт, аларга һәм аларның гаиләләренә сәламәтлек теләде, ә бу бүгенге көндә бик мөһим.