8 июнь - Социаль хезмәткәрләр көне "МӘРХӘМӘТЛЕ ЙӨРӘК" үзәге

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр, халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре һәм ветераннарыбыз!

 

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Социаль хезмәткәр көне белән чын күңелдән котлыйм!

Бу һөнәр кешеләр тормышына игелек һәм шәфкатьлелек китерә. Безнең системада эшләү киң күңеллелек, зур сабырлык һәм түземлек таләп итә. Сезнең ярдәм кешеләрдә иртәгәсе көнгә ышаныч тудыра, аларны ялгызлыктан коткара, катлаулы тормыш хәлендә калучыларга беренче чиратта сез ярдәмгә киләсез.

Чирмешән районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә 2002 елда нигез салынды. Беренче җитәкчебез Фаягөл Тәлгать кызы Гыйләҗева булды. Эш дәверендә ул тату һәм бердәм коллектив җыйды, үзен оста җитәкче буларак танытты.

Өлкәннәр, мөмкинлекләре чикле гражданнар, авыр хәлдә калган балалар һәм гаиләләргә ярдәм итүче үзәктә хәзер

59 кеше эшли. Социаль хезмәткәрләр Валентина Байбатрова, Наталья Бороздина, Лилия Хәбибуллина, Вера Данилова, Светлана Сиякина, Рузалия Зарипова, Ралия Сафиуллина бу тармакта егерме елдан артык хезмәт куялар.

Социаль хезмәткәр Валентина Байбатрова озак еллар фидакарь хезмәте һәм социаль хезмәт өлкәсендәге казанышлары өчен РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Социаль хезмәткәр Гөлүзә Фәртдинова халыкка социаль хезмәт күрсәтү системасын камилләштерүгә керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатына лаек булды.

Кадрлар буенча белгеч Зинаида Рыбакова халыкка социаль хезмәт күрсәтү системасында нәтиҗәле эше һәм актив җәмәгать эшчәнлеге алып баруы өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Социаль хезмәткәр Наталья Бороздина халыкны социаль яклау өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм казанышлары өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатына лаек булды.

 

Бүлек мөдире Гүзәл Шәрәфетдинова һәм социаль хезмәткәрләр Фәнзирә Садрыева, Вера Тарасова, Светлана Сиякина, Фәридә Яруллина Чирмешән муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Үз гомерен авыр һәм катлаулы, район халкы өчен бик мөһим булган социаль хезмәткә багышлаган һәркемгә чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм.

Барыгызга да нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, эшегездә уңышлар һәм гаилә бәхете телим!

Фирдәвес Морадыймова,

Чирмешән муниципаль районында

 “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка

 социаль хезмәт күрсәтү ДБУ директоры. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International