6 июнь - Александр Сергеевич Пушкинның туган көне һәм Рус теле көне. Бу искиткеч бәйрәмне гадәттәгечә безнең республикада да билгеләп үтәләр.
Туган тел көнен үткәрүнең максаты: социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны халыкара туган тел көне белән таныштыру, туган телгә сакчыл мөнәсәбәт, туган телең өчен горурлык хисен формалаштыру, ата-бабаларыңа, халкыңа, мәдәниятеңә хөрмәт хисе уяту.
5 нче июнь көнне «Юлдаш» Чистай шәһәренең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты тәрбиячесе Людмила Җамалетдинова һәм социаль эшләр буенча белгеч Альбина Сираева рус теле көненә багышланган “Туган телем – татлы гөлем” дигән чара уздылар. Альбина Рамил кызы А.С.Пушкин әкиятләре буенча “Могҗизалар дөньясында” исемле викторина үткәрде. Шулай ук чарада катнашучылар рус мәкальләрен һәм әйтемнәрен, әкиятләр һәм табышмакларны искә төшерделәр. Чараны дәвам итеп, Людмила Валентиновна Пушкин әсәрләрен укыды, ә чарада катнашучылар аның ижатына кагылышлы иллюстрацияләрне буядылар.