05.06.2020 ел, җомга. Ел саен 6-нчы июньдә Рәсәйдә Пушкин көне билгеләп үтелә. Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның әдәби иҗаты безне гомер буе озата бара. Аның әсәрләре төрле яшьтәге кешеләрнең, кайсы диндә, кайсы милләттән булуына карамастан, барысын да берләштерә, дөньяның дистәләгән телләренә тәрҗемә ителә. А.С. Пушкинны еш кына хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы дип атыйлар. Бүген безнең интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән «Бөек һәм күркәм рус теле»дигән темага танып белү сәгате оештырылды.Чара барышында социаль хезмәт алучылар бөек рус шагыйренең биографиясен тыңладылар, шагыйрьнең тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштылар, социаль хезмәт алучылар үзләре үк шагыйрнең искиткеч шигырьләрен бик матур итеп сөйләделәр. Чара кызыклы һәм мавыктыргыч булды..jpg)