"Веста" үзәге белгече "Сәламәтлек баскычы" программасы кысаларында "Ихтыяр көче" дип аталган дәрес үткәрде

2020 елның 5 июне, җомга

«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында «Веста» үзәге белгече Ирина Кожевникова тарафыннан «Ихтыяр көче» дип аталган төркемле онлайн дәрес оештырылды. Максат: биремнәрне үтәгәндә баланың вестибуляр аппаратын, аның хәрәкәт активлыгын үстерү. Әлеге чарада 13 бала катнашты.

Педагог балаларга туп һәм скакалка белән күнегүләр күрсәтте, балалар әлеге күнегүләрне кабатларга тиеш булдылар. Күнегүләр авыр түгел иде: туры линия буенча йөрү, аяк очларына басып йөрү. Туп белән күнегүләрдә укытучы тупны барлык бармаклар белән дөрес итеп тотуга игътибар итте. Балалар тупны бер кулдан икенчесенә күчерделәр, аяк очларына басып тупны өскә ыргыттылар.

Әлеге күнегүләрне үтәп, балалар үз гәүдәсен, координацияне, тигезлекне, вестибуляр аппаратны контрольдә тотарга өйрәнделәр.

Дәрес азагында педагог барлык катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International