"Ретро-терапия" технологиясе (хәтер терапиясе) кысаларында, Теләче районы “Родник” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре үткән тормыш турында сөйләшүләр оештырдылар һәм социаль хезмәт алучылар белән фотоальбом карадылар. Фотосурәтләр карау, үткәннәр турында сөйләшү, яшьлек чорларын искә алу әби күңелендә тирән хәтирәләр калдырды. болар барысы күңел киеренкелеген булдырмаска сәләтле психологик чара булып тора, олы клиентларга шатлык, ләззәт хисе бирә. Бу технологияне куллану, социаль хезмәткәр һәм олылар арасын тагы да якынайта. Шуңа да бу технология безнең иң яраткан технологияләрнең берсенә әверелде.