ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Веста» үзәге социаль педагогы Елена Макарова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы ата-аналар һәм балигъ булмаган балалар өчен Татарстан Республикасының барлыкка килү тарихы белән танышу максатыннан «ТАССРга 100 ел» исемле виртуаль экскурсия оештырды.
Виртуаль экскурсиядә катнашкан балалар һәм өлкәннәр үткән вакытлар буенча сәяхәт кылдылар һәм Татарстанның бай тарихы белән таныштылар, видеофильм карадылар. Катнашучылар Свияжск утрау-шәһәрендә, борынгы Болгарда һәм безнең республикабыз башкаласы – Казанда булдылар.
Әтиләр, әниләр һәм балалар гаиләләре белән файдалы итеп вакытларын үткәрделәр.