"Веста" үзәгендә «Сәламәт яшәү рәвеше турында» дигән темага дистанцион төркем киңәшмәсе үтте

2020 елның 5 июне, җомга

«Гаилә консультанты» технологиясе кысаларында «Веста» үзәге белгече Ләйсән Суниева «Сәламәт яшәү рәвеше турында» дигән темага социаль адаптациядә кыенлыклар кичергән 12 ата-ана өчен дистанцион төркем киңәшмәсе үткәрде. Максат: сәламәт яшәү рәвешен алып бару, сәламәтлекне ныгыту һәм саклау турында белемнәрне ныгыту.

Хәзерге пандемия чорында дәрес темасы бик актуаль иде, чөнки бүгенге көндә күпләр өчен сәламәтлек беренче планга чыкты. Дәрестә «сәламәтлек» төшенчәсе аңлатылды, аңа бәйле факторлар каралды. Сәламәт яшәү рәвеше алып баруның нәрсә икәненә җентекләбрәк тукталдылар, сәламәтлекне ныгыту һәм саклап калу ысуллары турында сөйләштеләр. Коронавирус йогышын профилактикалау буенча киңәшләр бирелде, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк булган саклану чаралары һәм чир йоктырган очракта барлыкка килә торган симптомнар әйтелде, коронавирус буенча кирәкле мәгълүмат алу өчен контактлар күрсәтелде.

Консультациядә катнашучылар үзләренең һәм балаларының сәламәтлеген саклау алымнары белән уртаклаштылар, кызыксынып вакыт үткәрделәр, рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International