«Куркынычсыз балачак территориясе» технологиясе кысаларында «Веста» үзәге белгече Әлфия Байкова физик мөмкинлекләре чикләнгән 9 бала өчен WhatsApp мессенджеры ярдәмендә «Дуслык. Конфликтлы ситуацияләрне хәл итү ысуллары» дигән темага онлайн дәрес уздырды. Дәреснең максаты: кешеләргә карата дуслык һәм позитив караш турында күзаллау формалаштыру, балаларны үз-үзләренең тотышыңны бәяләргә, үз гамәлләрең өчен җаваплылык хисе тәрбияләүгә өйрәтү.
Төркемле онлайн дәресне белгеч Н. Артюхованың төрле конфликтлы хәлләр тасвирланган «Үртәвеч Саша» хикәясеннән башлады. Соңыннан белгеч балаларга Н. Красильниковның «Талаш» шигырен укыды. Шуннан соң балаларга конфликтлы ситуацияләр турында фикер алышуга күчәргә тәкъдим ителде. Балалар әлеге әсәрләрдә конфликтлы ситуацияләрнең асылы турында җентекләп сөйләделәр, конфликтларны хәл итүнең иң нәтиҗәле ысулларын тәкъдим иттеләр һәм аларны нинди моментларда булдырмаска мөмкин булуын искәреп үттеләр. Дәреснең йомгаклау өлешендә белгеч 10 дуслык Законына һәм балалар өчен конфликтсыз тәртип кагыйдәләренә тукталды.