«Ветеран белән якшәмбе көн». "Веста" үзәге

2020 елның 5 июне, җомга

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылган «Ветеран белән якшәмбе көн» социаль проекты кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагоглары Марта Камалова, Әлфия Хөснетдинова һәм «Игелек буыны» волонтер иреклеләр отряды Бөек Ватан сугышы ветераны Гаязов Мөнир Муллахмәт улының өендә булып кайтканнар. Максаты: балаларга патриотик тәрбия бирү һәм буыннар арасында ныклы элемтәләрне ныгыту.

Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән янәшә уздырылган минутлар һәрберебез өчен үзенчә кадерле. Болар барысы традицияләрне саклап калу, безнең тынычлык өчен көрәшкән, бүгенге көнгә кадәр яши алмаган барлык ветераннарга хөрмәт күрсәтү. Балалар ветеранга чиста, тыныч күк йөзе өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Чәчәк бәйләме, күчтәнәчләр, үз куллары белән ясалган матур котлау открыткалары бүләк иттеләр, нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр. Педагоглар ветеран белән коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау буенча, аеруча өлкән яшьтәге гражданнар белән саклык чараларын үтәү кирәклеге турында әңгәмә үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International