2020 елның 4 июнендә «Мобиль бригада» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре урын өстендә ятучы пенсионерның торак йортын җыештыру буенча эш оештырдылар.
Социаль хезмәткәрләр кыска вакыт эчендә өйдә тәртип урнаштырдылар. 80 яшьлек пенсионер социаль хезмәткәрләрнең эшеннән бик канәгать. Башкарылган эшләренә һәм үзенә карата булган игътибар өчен зур рәхмәт җиткерде, алга таба социаль хезмәт күрсәтүгә ризалык бирде. Җыештыру барышында социаль хезмәткәрләр барлык саклык чараларын да үтәделәр.