“Арт-терапия “Күңел бизәкләре” технологиясе буенча чара үткэрү

2020 елның 5 июне, җомга

            “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре “Арт-терапия “Күңел бизәкләре”  технологиясен тормышка ашыра башладылар.  Аның максаты- өлкән кешенең тормыш белән кызыксынуын арттыра.   

              2020 елның маенда Түбән Өскебаш, Зур Кукмара, Олыяз авыл җирлекләрендә һәм Кукмара шәһәрендә социаль хезмәт алучы унике кеше белән  "Арт-терапия" технологиясе буенча дәресләр үткәрелде. Дәресләр ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган иде. Дәрес өй шартларында иҗади эш формасында узды: төсле карандашлар белән рәсем ясау һәм буяу.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International