Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гайнетдинова Ф. Т. балалар һәм аларның ата-аналары белән арт-терапия технологиясе кысаларында чираттагы дәрес үткәрде. Бу дәрестә аралашырга, хисләрне белдерә белергә, үз-үзеңә ышанычны арттыра һәм үзеңне кабул итә белергә өйрәнделәр.