Балачак бәйрәме

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Җәйге каникуллар-балалар өчен һәрвакыт көтеп алынган бәйрәм. Әмма җәй башы, бу балалар каникулларының башы гына түгел. Традиция буенча июньнең беренче көнендә Балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Аксубай муниципаль районының «Хыял»  приютында  тәрбияләнүчеләре бу көнне уңышлы үткәрделәр.

Көн буе #детинашебудущее" хэштегы астында узды.

Тәрбияләнүчеләр «Шулай гади янәшә булу!» Бөтенроссия акциясендә актив катнаштылар. Без көнне онлайн марафонда «Йолдыз белән зарядка» дан башладык.

Шулай ук безнең тәрбияләнүчеләр «Хореография» юнәлеше буенча Айгөл Закирова һәм дистанцион волонтерлар тарафыннан оештырылган «Сынлы сәнгать» юнәлеше буенча мастер-классларда катнаштылар. Тәрбияләнүчеләр бу акциядән бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

Әмма приют тәрбиячеләре моның белән генә тукталмадылар һәм балаларны яклау көненә багышланган чара оештырдылар. Бөтен бәйрәм программасы дәвамында беркемгә дә күңелсезләнергә туры килмәде. Көлке, елмаюлар, бәхетле балалар йөзләре барлык чараны озатып йөрде. Балалар уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар, җырладылар һәм биеделәр. Чараны күңелле клоун Смешинка алып барды.

Бәйрәм кәефе татлы бүләкләр һәм балалар дискотекасы белән ныгытылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International