Ел саен 1 июньдә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Быел бу көнне үзенчәлекле уздырырга туры килде. “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, хәйрияче ярдәме белән, өйдә хезмәтләр кабул итүчеләргә кечкенә генә бәйрәм оештырдылар.
40 гаилә (60ка якын бала) эшмәкәр Анатолий Шалафаевтан Зәйдә җитештерелгән тәмле пирожныйлар һәм соклар алдылар.
Күңелле аниматорлар Розочка һәм Дуңгыз Пепа балаларга бу болытлы көндә шатлык бүләк иттеләр һәм аларны Балаларны яклау көне белән котладылар.
Барлык оештыручыларга һәм костюмнар белән ярдәм иткән Алесия Хисмәтуллинага рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.