Шәфкать туташы Вәлиева Л.М. социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны тәмәке һәм тәмәкенең барлыкка килү тарихы белән таныштырды һәм дөньяда тәмәке тарату юлларының тарихи белешмәләрен китереп, бу начар гадәтләрдән кешеләрнең күпме зыян күрүе һәм үлүе турында мәгълүмат бирде. Интернат-йортта яшәүчеләр тәмәке тартуның куркыныч нәтиҗәләре, тәмәке тартучының үзенә генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә дә зыян китерүе турында белделәр.
Дәреснең максаты һәм бурычлары-социаль хезмәт алучыларда үз сәламәтлегеңне саклап калу һәм ныгыту чарасы формалаштыру. Тәмәкенең зарарлы йогынтысын ачыкларга ярдәм итәргә; сәламәт кеше булу ихтыяҗын үстерергә.