«Безнең хисләр дөньясы»

2020 елның 2 июне, сишәмбе

   «Кечкенә җиңүләр» программасы кысаларында «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Гөлия Мифтахова балигъ булмаган балалар белән «Безнең хисләр дөньясы» дигән дистанцион дәрес үткәрде. Дәрес балаларның хис  - тойгыларына, кәефләренә һәм фикерләренә, гомумән үз-үзеләрен тотышына уңай йогынты ясый торган махсус психологик атмосфера булдыруга юнәлтелгән иде. Дәрес барышында социаль педагог балигъ булмаганнарны моңсу, шатлык, курку, гаҗәпләнү кебек төп хислэр белән таныштырды.

   Дәрес ахырында балигъ булмаган балалар үзләренең хәзерге вакытта нинди хис –тойгы кичергәннәрен кәеф агачы рәсеме ярдәмендә курсәттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International