Лениногорск «Исток-Башлангыч» үзәгендә рәсем күргәзмәсе узды

2020 елның 2 июне, сишәмбе

1 июнь – Балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Наталья Ташлинцева рәсем күргәзмәсе оештырды. Анда 13 балигъ булмаган бала катнашты.

Чараның максаты – бәйрәм рухы булдыру, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү.

Иҗади процесс барышында  балалар гуаш, акварель, карандаш, акбур белән, төрле алымнар кулланып, матур-матур рәсемнәр ясадылар, рәхәтләнеп үзара һәм социаль педагог белән аралаштылар, эш нәтиҗәләре белән бик теләп уртаклаштылар.

Онлайн узган дәресләр балаларда һәм ата-аналарда бик уңай тәэсиркалдырды,  күтәренке кәеф бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International