“Юлдаш”та #БӨТЕНДӨНЬЯТӘМӘКЕСЕЗКӨН

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Бөтендөнья тәмәкесез көн рәсми рәвештә 1988 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан игълан ителә. Ел саен 31 майда бу көн бөтен дөньяда киң билгеләнә. Чараның максаты – кешеләргә тәмәке тартуның сәламәтлеккә нинди зур зыян салуын аңлату. 

1 июнь көнне Бөтендөнья тәмәкесез көнне бәйрәм итү кысаларында,  “Юлдаш” Чистай шәһәренең өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында тәрбияче Җамалетдинова Людмила “Тәмәкене конфеткага алыштырабыз” дигән акция уздырды. Зарарлы гадәтләре булган һәр кешегә тәмәке тартудан баш тартып, алмашка кәнфит тәкъдим ителде.

Чараның максаты: тәмәке тартуга каршы көрәш, тәмәке бәйлелегенең таралуын киметү, никотин бәйлелегенә каршы көрәш, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга тәмәкенең организмга зарарлы йогынтысы турында хәбәр итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International